Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 29 кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 29 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Административ штраф бу турыдагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре  бу хакта транспорт йөртүчеләргә һәрдаим искәртәләр. Әмма бурычлылар исемлеге  тулыланып тора, ди районның баш автоинспекторы Рәис Сафин. Закон нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләргә аның икеләтә күләмендә (тик 1 мең сумнан кимрәк түгел) административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

Районда ЮХИДИ штрафлары буенча әҗәтле 11 кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. 10 кеше штрафка тартылган, бурычлыларның 6 сы исә административ кулга алынган. Калган эшләр әле судта карала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев