Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 44 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 44 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Һәрдаим язып, искәртеп торабыз:администратиф штраф бу хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Тик менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны үзвакытында түләмәүчеләр исемлеге тулыланып тора. Мондый закон бозучыларга карата җәза чаралары каралган. Административ штрафны ике ай эчендә түләмәүчеләр аны икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә мәҗбүр булачак. Я булмаса андыйларга 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итүенчә, ел башыннан бирле административ штрафларын вакытында түләмәгән 44 кешегә карата материаллар судка юлланган. Аларның 15 е – административ кулга алуга, 19 ы – штрафларын икеләтә күләмдә түләүгә, калганнары мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Билгеле, иң яхшысы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча йөрү. Ә инде кагыйдә бозып штрафка тартылгансың икән, аны вакытында түләү мәслихәт. Югыйсә нәтиҗәсе бер дә күңелле булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев