Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 60 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Икеләтә түләргә туры килмәгәе

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләмәгән 60 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Мәгълүм ки, административ штрафны бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү тиешле. Бу таләпне үтәмәүчеләр штраф суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә мәҗбүр булачак. Я булмаса андыйларга 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларын вакытында түләмәгән 60 кешегә карата материаллар судка юлланган. Бурычлыларның 15 е – административ кулга алуга, 32 се – штрафларын икеләтә күләмдә түләүгә, калганнары мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Иң отышлысы – штрафыңны вакытында түләү. Югыйсә әҗәтеңне икеләтә арттырып түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев