Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 70 кешегә карата материаллар судка юлланган

Районыбызда ел башыннан бирле  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 70 кешегә карата материаллар судка юлланган.

 

Бу турыда район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итә. Административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Автоинспекторлар йөртүчеләргә моны гел искәртеп торалар. Әмма тиешле ике ай дәвамында да бурычларыннан котыла алмаган райондашларыбыз шактый. Шундый 70 кешегә карата материаллар район судында карала. Штраф буенча әҗәтлеләрне кырыс җәза көтә. Алар вакытында түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә (тик 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә тиеш була, я булмаса 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев