Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Юл хәрәкәте хәвефсезлеге атнасы бара

Юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатында 24 сентябрьдән 28 енә кадәр Татарстанда Юл хәрәкәте хәвефсезлеге атнасы игълан ителде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре  җәяүлеләргә өстенлек бирмәү һәм җәяүлеләрнең үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын булдырмау юнәлешендә эшне көчәйттеләр. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы  объектларын (җәяүлеләр чыгу урыннары, тротуарлар, тукталышлар)  карап тоту кагыйдәләренең үтәлүенә контроль көчәйтелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрүче һәркемне үтә игътибарлы һәм сак булырга өндиләр.

Транспорт йөртүчеләр җәяүлеләр кичүенә җитәрәк  тизлекне киметергә тиешләр. Җәяүлеләр исә машиналар йөри торган юл аша бары тик тиешле урында гына чыгарга яраганын гел истә тотсыннар иде. Транспорт чарасын йөртүченең җәяүлеләргә өстенлек бирүенә инангач кына юл аша чыгарга кирәк.  Моңа өстәп җәяүлеләргә юл аша чыгар алдыннан кул белән сигнал бирергә дә киңәш ителә.

Тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булганда җәяүлеләр юл аша чыкканда һәм  транспорт юлы читеннән барганда  яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга һәм аларның транспорт чаралары йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә тиешләр. Торак пунктларда хәрәкәт иткәндә дә җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар файдалану киңәш ителә.

Ни аяныч, соңгы вакытта республикада җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрү фактлары ешайды. Юл аша чыкканда машина бәрдереп  гомерләре өзелү фактлары да бар.

Газетада алдарак инде язганыбызча, 25 июль кичендә Базарлы Матак үзәгендә булган авариядә җәяүле үсмер бала зыян күрде. Юл-транспорт вакыйгасында тән җәрәхәләре алып, ул район үзәк хастаханәсендә шактый вакыт дәваланды.

Мондый аянычлы фактлар кабатланмасын өчен барыбызга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, уяу һәм игътибарлы булырга кирәк.

Рәис Сафин,

ЮХИДИ район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев