Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Юл хәрәкәте хәвефсезлеге атнасы үткәрелә

Балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатында 23 сентябрьдән 27 сенә кадәр республикада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге атнасы үткәрелә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре атна дәвамында юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны транспортта йөртү таләпләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү фактларын булдырмау буенча эшне көчәйттеләр. Бу эштә аларга яшь хәрәкәт инспекторлары да ярдәм итә.

Автоинспекторлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрәләр, балаларны һәм ата-аналарны юлда хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев