Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юллардагы чокырларны ямыйлар

Юлчылар Әхмәт авылыннан алып Юхмачыны узганчыга кадәр юлда чокыр-чакырларны ямау белән шөгыльләнәләр.

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, Алексеевск-Югары Колок трассасының 69 км-82 км аралыгында җәелгән асфальт бик иске, үзлелеген югалткан, аның куллану срогы да узган.

–Эшчеләр һәр көн юллардагы чокырларга 20 тонна асфальт сала. Шуның өстенә тукталышлардагы павильоннарны күгәректән чистартып буяу, алдагы сезонга автомобильләрне төзекләндереп әзерләү белән шөгыльләнәбез. Коллективыбыз зур, бездә 172 кеше исәпләнә. Хезмәтебез гаять мөһим, шуңа да эшебезне дәвам итәбез,–диде Рашат Гыйззәтуллин “Әлки хәбәрләре” хәбәрчесенә.

1 апрельдән авыр йөк машиналары өчен юлларда йөрүдә чикләү кертелә: күчәргә төшкән авырлыгы 6 тоннадан артса, мондый автомобильне юлга чыгаручыларны күләмле штрафка тартачаклар. Чикләү ай буе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев