Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үзара йөкләнгән түләүләр акчасын тормыш шартларын яхшыртуга тотыла

24 ноябрьдә Базарлы Матакта үзара йөкләнгән түләүләр буенча референдум үткәрелә. Күпләр инде референдумга чакырулар алгандыр, аларны сайлау комиссияләре әгъзалары таратып йөрде.

Башка еллардан аермалы буларак, быел референдум Базарлы Матак авыл җирлегендә генә оештырыла. Район сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов аңлатуынча, әгәр җирлектә яшәүчеләр саны 1 меңгә тулмаса, мондый мәсьәләләрне халык җыенында ачык тавыш биреп тә хәл итәргә мөмкин икән. Базарлы Матак җирлеге буенча сайлаучылар исемлегенә 4761 кеше кертелгән. Референдумга куелган мәсьәлә – үзара йөкләнгән түләү кертү һәм җыелган акчаны төрле максатларга тоту – сайлаулардагыча бюллетеньгә тамга куеп һәм аны урнага салып, соңыннан “әйе”, “юк” дигән җавапларны санап хәл ителә.
Ә менә кешеләр саны 1 мең-нән ким булган җирлекләрдә 24 ноябрьдә җыеннар үтәчәк. Карар кабул ителсен өчен исемлекләргә кертелгән халыкның ким дигәндә 50 проценты тавыш бирергә тиеш.
Соңгы елларда үзара түләүләр акчаларына һәм аларга өстәп бирелгән субсидиягә авылларда иң кирәкле эшләрне башкарып киләләр: урамнарны яктырталар, су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәләр. Кайдадыр  боларга өстәп зиратлар  тирәләрен тоталар, сулыкларны чистарталар, парк-скверларга кадәр ясыйлар. Бу эшләр халык кабул иткән карарга таянып башкарыла.
–Бик күп проблемаларны җайга салу мөмкинлеге бирә авыл халкыннан кергән акчалар. Быел, әйтик, Сихтермә-Хузангай зиратында дога кылу йортын төзедек, Хурада зираты өчен капкага заказ бирдек һәм бәясен түләдек. Чүп җыю өчен 9 контейнер сатып алдык. Бездә яшәүчеләр, эш эшләнгәнне күреп торгач, акчаны елның беренче яртысында ук түлиләр – июльдә салымны 105 процент итеп җыеп та бетердек,– ди Иске Хурада җирлеге башлыгы Николай Кузнецов.
Аның коллегасы, Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев та ел буена халыкның акча белән катнашуы нәтиҗәсендә күп эш башкарылды дип раслый:
–Каргада бу акчаны 214 кешедән җыйдык – һәркем түләде. Безнең авылда көнкүреш проблемаларының күпчелеге нигездә хәл ителде инде. Бер урамда гына юл юк, әмма бу ел ахырынача аны да төзеп бетерергә өметләнәбез. Чүп җыю өчен контейнерларны җитәрлек алып куйдык. Халык карары белән бу акчаларның бер өлешенә авылдагы күлне чистартырбыз дигән идек, гел яңгырлар явып тору сәбәпле киләсе елга калдырдык. Үзара йөкләнгән түләүләр акчасы югалмый бит, киләсе 2020 елга күчә. Каргада яшәүчеләр көнкүреш мәсьәләләренең уңай хәл ителгәнен күреп торалар, шуңа да җыенда үзара йөкләнгән түләүләр кертүне хупларлар дип ышанам,- диде ул.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев