Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Зур этнография диктанты” акциясендә 50 ләп кеше катнашачак

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 2 ноябрьдә, илебезнең һәр төбәгендә “Зур этнография диктанты” Бөтенроссия акциясе үтәчәк. Бездә этнография диктантын язу Базарлы Матак урта мәктәбендә оештырыла.

  Анда, нинди яшьтә булуына, белем дәрәҗәсенә карамастан, рус телен белгән бөтен кеше катнаша ала. Диктант кешеләрнең этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау – бөтен кеше өчен уртак, ә 10 ысы һәр төбәк өчен аерым, уникаль сораулар. Диктант язу өчен 45  минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 30. Ниндидер сәбәпләр аркасында үз белемнәрен төбәк мәйданчыкларында тикшерә алмаучылар өчен Зур этнография диктанты сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест оештырыла. Биремнәрнең дөрес җаваплары һәм аеруча еш очраучы хаталарны тикшерү әлеге сайтта быелның 10 ноябрендә, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә басылачак.
Бу масштаблы акция Россиядә өченче ел рәттән үткәрелә. Былтыр үзебездә һәм БДБ илләрендә 2600 мәйданчыкта диктантны 367 мең кеше язган. Татарстанда акциядә 1405 кеше катнашкан.
Районыбызда этнография диктантын 50 ләп кеше язар дип көтелә. Ул сәгать 9 да башлана. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев