Бозау югалуда хуҗасы гаеплеме?
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча узган атнада Чуаш Кичүе авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсеннән бозау урлаганнар.
Бу уңайдан хокук сакчылары кисәтә: көзге чорда терлек урлау, югалу очраклары күбәя, чөнки хуҗалыклар хайваннарын ябулы урында асрыйсы урынга иректә йөртәләр. Еш кына терлек тотыла торган сарайларның да бикләнеше ышанычлы түгел.
Нет комментариев