Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы чәчәк кибетләрендә 1 сентябрьгә букет бәяләре 500 сумнан башлана

Августның соңгы көннәре, бигрәк тә бүген – 31 е – чәчәк кибетләре өчен кайнар вакыт. 

Бу аңлашыла да: иртәгә 1 сентябрь – Белем көне. Балалар һәм әти-әниләр бәйрәм тантанасында  яраткан укытучыларына бүләк итү өчен чәчәк букетлары әзерлиләр.
Бакчаларда да төрледән-төрле купшы чәчәкләр үсеп утыра анысы. Күпләр үзләре үстергән бакча чәчәкләрен алып бара Белем бәйрәменә. Затлырак дипме, кибет чәчәкләренә өстенлек бирүчеләр дә байтак.
Район үзәгендәге бер чәчәк кибетендә булып, биредәге бәйрәм алды ыгы-зыгысын без дә күзәтеп кайттык. 
15 минут эчендә генә дә бирегә биш кеше керергә өлгерде. Ә төш вакытларында инде чәчәк алырга теләүчеләрдән чират хасил булды. 
Кибеттә һәркем үзе ошаткан чәчкәләрне сайлап алды. Кемдер кызыл, ал розаларга, кемдер ап-ак һәм алсу лилияләргә өстенлек бирде. Сатучылар гөлләмәләрне матурлап төреп тә бирәләр. 
Кибеттә  бәйрәм алды сәүдәсенә ныклап торып әзерләнгәннәр. Сатуда нинди генә чәчкәләр юк! Роза, лилия, гербера, эустома… Букетларны бизәр өчен пальма яфраклары, төрле язулар белән топперлар, тасмалар…
Кыскасы, җаның ниндине тели, шундый букет ясап бирәләр. Нинди бәягә төшәсен үзең чамалыйсың – бер роза чәчәге 60 сумнан, бизәгечләр 40 сумнан башлана. Сайлап торырга теләгең юк я ашыгасың икән, әзер букетны сатып алырга була.
Чәчәк сатучы әйтүенчә, мәктәпкә дип бүген иртәдән үк чәчәк ала башлаганнар. Кәрҗиннәрдәге чәчәкләрне инде алып та бетергәннәр. “Тагын хәзерләп куярга кирәк булачак,”–ди сатучы. Димәк, хәстәрен күргән, чәчкәләрне җитәрлек кайтарган.
Букет бәяләре 500 сумнан башлана. Чәчәкләрне бүген сатып алуың хәерле, иртәгә аларның бәяләре “тешләшергә”дә мөмөкин, диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев