Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 18 бала республика Яңа ел чыршысында катнашачак

Республика Яңа ел чыршысында районыбыздан 18 бала катнашачак.

Алар фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук тормышта авыр хәлдә калган балалар.  Әлеге зур бәйрәм 25 декабрьдә Казандагы “Татнефть Арена”да узачак. Анда бөтен республикадан 6-14 яшьлек 8 меңнән артык бала киләчәк. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Чыршы бәйрәмендә катнашучы һәр бала республика символы – кар барсы рәвешендәге Яңа ел бүләге алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев