Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 9 сыйныф укучысы Илназ Хәмидуллин милли көрәш буенча Россия чемпионы булды

15-17 мартта милли көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин район тарихында тәүге тапкыр чемпион исеме яулады.

Илназ Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныфында укый. Ул 10 елга якын инде тренер Илдар Әхмәров җитәкчелегендә көрәш осталыгын ныгыта. Казанда узган ярышлардан соң республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин: “Яшьләр арасында 45 килограммга кадәр үлчәмдә җиңү яулаган Илназ Хәмидуллинны Аллаһы Тәгалә безгә үзе бирде. Әлкидән Илдар Әхмәровның бу шәкерте келәмдә бер көндәшенә дә шанслар калдырмады”,– дигән.

Илназ Хәмидуллинның бу җиңүе аңа спорт мастерлыгына кандидат исемен алырга җирлек бирде. Илназның абыйсы Алмаз Хәмидуллин да милли көрәш бәйгеләрендә район данын яклап зур җиңүләргә ирешкән егет.

Район балалар һәи үсмерләр спорт мәктәбе тренеры  Илдар Әхмәров милли көрәш буенча Россия чемпионы әзерләгәне өчен РФ Спорт министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев