Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Аит бабай оныклары “Тарихта без эзлебез” бәйгесенең зона этабында икенче урын алды

8 апрельдә Лаеш шәһәрендә “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды.

 

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Лаеш, Яңа Чишмә районнарыннан килгән катнашучылар матур концерт номерлары белән визит карточкаларын һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Урта Әлкидән Әһлиуллиннар гаиләсе балага исем кушу йоласын тәкъдим итте. Җиде минут дәвамында (регламент шундый иде) алар районыбызда сакланып килгән балага исем бирү традициясен бөтен нечкәлекләренә кадәр күрсәтеп кенә калмадылар, бию, шигырь сөйләү, элекке җырларны башкару, баянда уйнау осталыкларын да бәян иттеләр.

Бәйгенең икенче биреме – элекке милли ризык әзерләү иде. Уңган хуҗабикә Рәсинә жюри хөкеменә зур борай бәлеше һәм кайнатылган шикәр (шикәр, сөт һәм тәмләткечләр кушып кайнатылган татлы ризык) тәкъдим итте. Моннан тыш, Әлки районыннан килгән конкурсантлар “Аит бабай оныклары” шәҗәрәләр китабын да тәкъдир иттеләр, шул рәвешле өстәмә баллар да алдылар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, жюри Әһлиуллиннар гаиләсенең  үз шәҗәрәләрен өйрәнү белән максатчан шөгыльләнүләрен, бу эшкә туганнарын, ә иң әһәмиятлесе, балаларны җәлеп итүләрен билгеләп үткән. Аларның бәйгедәге чыгышы  шактый вакыт башкарылган зур эшнең нәтиҗәсен күрсәтү дә булды.

Әһлиуллиннар гаиләсе бәйгедә икенче урын яулады, ә беренче урында – Нурлаттан элекке чуаш йолаларын күрсәткән Васильевлар гаиләсе. Керәшен татарлары традицияләрен кадерләп саклаучы Анисимовлар гаиләсенә (Алексеевск районы) өченче урын бирелгән.

Әһлиуллиннар гаиләсе башлыгы Рамил “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшли, ул – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Рәсинә ханым – Урта Әлки клубы мөдире. Аларның уллары Раил Казан кооператив институтында эшли, район якташлык җәмгыяте фонды белән җитәкчелек итә, кызлары Зөһрә – шул ук институтның беренче курс студенты.

Конкурсантларның ярдәм төркеме – Гөлгенә һәм Данил Әһлиуллиннар һәм Карамалы, Иске Камка, Әхмәт, Чуаш Кичүе клублары хезмәткәрләре дә сәхнәдә үз талантларын күрсәтте.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев