Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан өч укучы “IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңеп смартфоннар белән бүләкләнде

​​​​​​​Чуаш Борнае урта мәктәбенең өч укучысы “IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңү яуладылар.

 

Сентябрьдә старт алган әлеге бәйгедә катнашучыларның төп бурычы – олыларны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы электрон сервисларыннан актив файдаланырга  өйрәтү  һәм шул рәвешле күбрәк баллар эшләп алу (заработать при этом максимальное количество призовых баллов).

Районыбызда бәйгедә иң актив катнашучылар Чуаш Борнае укучылары булып чыкты. Бу мәктәптән Кира Ерусланова, Дмитрий Герасимов, Ярослав Филиппов бәйгенең “Иң актив мәктәп укучысы”   номинациясенә җиңүче булып танылдылар. Казанда “IТ-чемпион”ның беренче этабы йомгаклары буенча үткәрелгән тантанада алар смартфоннар белән бүләкләнделәр. Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сыйныфларның җитәкчеләре исә акчалата бүләккә ия булды. Алар – Чуаш Борнае мәктәбе укытучылары Маргарита Смирнова, Татьяна Рябинина, Зоя Мурзакова, Алпардан Фәния Сафиуллина, Яңа Салманнан Людмила Грунина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев