Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина һәм Гөлфия Зәйнуллина “Татмедиа” АҖ призларын отты

“Татмедиа” АҖ үткәргән призлар уйнатуда безнең ике әбүнәчебез бүләк отты.

“Языл һәм телевизор от!” акциясендә “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына язылган кешеләр катнаша алды. Язылу  квитанцияләрен Казанга юлларга кирәк иде. Районыбыздан биш әбүнәче акциядә катнашучылар булып теркәлде. 16 августта “Татмедиа” АҖ дә комиссия, мәгълүмат чаралары вәкилләре, күзәтүчеләр катнашында призлар уйнату үткәрелде. Ул катнашучыларның номерлары язылган карточкаларны лототроннан алу  юлы белән башкарылды.

Карга авылыннан газетабызның даими укучысы Гөлсинә Галиуллина  Polaris мультиваркасы отты. Районыбыздан иң күп суммага квитанцияләр юллаган Гөлфия Зәйнуллина (Иске Алпар) исә кызыксындыру призына ия булды.

Төп приз – телевизор Әтнәгә Рафаэль Мөхәммәтҗановка киткән. Акциянең срогы 2019 елның 22 апреленнән 2019 елның 20 сентябренә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев