Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашып бүләк отты

“Татмедиа” АҖ оештырган “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашып, Карга авылыннан Гөлсинә Галиуллина бүләккә ия булды. 

 
Әлеге акциядә катнашу өчен “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен Казанга юлларга кирәк иде. 24 августта “Татмедиа”да комиссия, мәгълүмат чаралары вәкилләре, күзәтүчеләр катнашында призлар уйнату үткәрелде. Төп бүләк – телевизорга Зеленодольск районыннан Рамил Тимургалиев ия булды. 15 кеше – йон юрган, 3 кеше цифрлы фотоаппарат отты. Традиция буенча, һәр районнан иң актив  әбүнәчеләренә (районнан катнашучылар арасында иң зур суммага квитанцияләр юллаучыларга) кызыксындыру бүләкләре тапшырыла. Бездә әлеге призга Гөлсинә Галиуллина лаек булды. Карга авылында яшәүче бу әбүнәчебез “Языл һәм телевизор от!” акциясендә даими катнаша һәм бүләкләр отып тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев