Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Ленар һәм Эма Шәйхетдиновлар Президент белән очрашуда катнашты

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Әлеге тантаналы чарада безнең районнан Ленар һәм Эма Шәйхетдиновлар катнашты.

Бу гаиләне районыбызда белмәгән кеше юктыр. Ленар Ринат улы Шәйхетдинов – тәҗрибәле йөртүче. Ул Чистай электр челтәрләренең район филиалында хезмәт куя.

Эма Арсеновна Шәйхетдинова исә районыбызда мәгълүм табиблар династиясе вәкиле. Ул район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары, акушерлык-гинекология бүлеге мөдире.

Гаиләдә ике бала үсә. Кызлары Диана әнисе һәм дәү әтисе эзеннән китеп Казан медицина университетында белем ала. Уллары Даниял мәктәптә укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев