Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан укытучы Илһам Сабитов Казан марафонында катнашты

​​​​​​​Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Илһам Сабитов 2 майда Казан марафонында катнашты.

 

Ул ярыммарафон дистанциясен – 21,1 чакрымны яхшы нәтиҗә белән йөгереп узып, медаль белән бүләкләнде. Райондашыбыз Казан марафонында инде бишенче ел рәттән катнаша. Үзе әйтүенчә, һава торышы йөгерү өчен бик кулай булган – Казанда ул көнне кояшлы булды һәм эссе дә түгел иде. Спортчылар 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км дистанцияләргә йөгерде.

–Мин тормышымны йөгерүдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Йөгерү бит – сәламәтлек ул. Бу шөгыль шулай ук күңел тынычлыгы, шатлык, рәхәтлек бирә, чыдамлыкны арттыра, дисциплинага, вакытыңны дөрес бүлергә өйрәтә. Илнең бөтен төбәкләреннән йөгерешчеләрне җыйган, Татарстан башкаласының иң матур, истәлекле урыннарыннан уза торган Казан марафонында катнашу – үзе зур мәртәбә, – ди марафончы Илһам Сабитов.

 

Әлки районы: 5 июньгә кадәр  балык тотуда чикләүләр кертелә

 

Балык тотуда чикләүләр

Татарстанда “Уылдык” оператив-профилактика операциясе бара.

Аның нигезендә 5 июньгә кадәр  балык тотуда чикләүләр кертелә. Бу әлеге чорда балыкларның уылдык чәчүе белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев