Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 183 гаиләсе 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү алды

Районның 183 гаиләсе 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие алу өчен уңай карар кабул иттеләр.

Түләү күләме аена 4686,50 сум тәшкил итә. Пособие алучыларга акчаны гыйнвардан гариза бирү датасына кадәр яңадан исәпләп түләгәннәр. Бу хакта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов хәбәр итте.

Айлык пособиены алырга теләгән гаиләнең кереме бер кешегә 9450 сумнан артмаска тиеш. Ягъни, гаиләдә 4 кеше булса, гомуми керем 37800 сумнан ким булырга тиеш. Шулай ук гариза биргәндә гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителешен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, әгәр торак мәйданы гаиләнең бер әгъзасына исәпләгәндә 40 квадрат метрдан артып китсә, түләү бирүдән баш тартачаклар. Шулай ук ике һәм аннан да күбрәк автомобиле булган гаилә дә тискәре карар кабул итәчәк. Тулы исемлек белән «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2005 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел ахырына кадәр пособие рәсмиләштергән гаиләләр гыйнвардан яңадан исәпләнгән түләүләр алачак. Гариза биргәндә бернинди документ та китерергә кирәкми, социаль яклау бүлеге белгечләре тиешле хезмәтләргә сорау җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев