Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 29 механизаторы “Республиканың иң яхшы комбайнчысы” исеме өчен ярыша

29 механизаторыбыз “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен ярыша

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, июльдә республикада “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе башланды.

Аның нәтиҗәләре буенча 500 комбайнчы зур күләмдә акчалата бүләкләргә ия булачак. Урып-җыюда аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән 280 механизатор 60 мең сум премия белән бүләкләнә. Игеннәрне иң зур мәйданда урып алган 20 механизатор шулай ук 60 мең сум бүләккә ия булачак. Районнардагы бәйге йомгаклары буенча 200 иң яхшы комбайнчы исә 35 әр мең сум премия алачак. Ярыш нәтиҗәләре объектив булсын өчен техника, куәтенә карап, дүрт төркемгә бүленә.

Республикада 918 механизатор “Республиканың иң яхшы комбайнчысы” исеме өчен көрәшә. Районыбызда әлеге мактаулы исем өчен 29 комбайнчы ярыша. Алар бәйгедә лаеклы җиңүләргә ирешерләр дип ышанабыз. Узган ел 13 комбайнчыбыз республика бәйгесендә зур күләмдә акчалата бүләкләргә ия булганнар иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев