Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Алпар һәм Ташбилге авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар

Бүген Алпар һәм Ташбилге авыл җирлекләре башлыклары Ринас Сәлахов һәм Рәмзил Әхмәдиев Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар.

29 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршында муниципаль берәмлекләр арасындагы республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Безнең Алпар һәм Ташбилге җирлекләре Шевроле Нива автомобильләренә ия булдылар.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләп, Рөстәм Миңнеханов аларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. “Бездә җирле үзидарәгә ярдәм программасы эшләп килә. Һәр елны без аларга яңа машиналар бирәбез”,–дип билгеләп үтте Президент.

Әйтергә кирәк, күптән түгел Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре меңнән артык яңа компьютер алган иде. Бүләк оештыру техникасын безнең җирле үзиадарә хезмәткәрләре дә кинәнеп файдалана.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев