Әлки районының авыл җирлеге башлыклары хатын кызларны бәйрәм белән котлыйлар
.
Рамис Сәлахов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы:
–Җәмгыятебез тирән үзгәрешләр кичереп, кайбер истәлекле даталар календарьдан төшеп калганда да Халыкара хатын-кызлар көне үзенең асылын, әһәмиятен җуймады. Кояш җиргә нурларын мулрак сипкән, табигать уянып килгән мәлдә билгеләп үтелүче бу бәйрәмдә без гүзәл затларыбызны хөрмәтлибез, зурлыйбыз. Бөтен гомеребез буена без бит сөекле хатын-кызларыбызның – әниләребез һәм дәү әниләребез, кыз туганнарыбыз һәм хатыннарыбызның – мәхәббәтен, кайгыртуын тоеп яшибез. Алар һәрчак безгә рухи терәк тә, акыллы киңәшче дә, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да.
Авыл, җирлек тормышында да хатын-кызларның роле бик зур. Алар барлык өлкәләрдә дә тырышып хезмәт куялар, үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар.
Бәйрәм белән сезне, кадерле гүзәл затларыбыз! Күңелегездә һәрчак яз чәчәк атсын, бәхет, шатлык һәм уңышлар аерылгысыз юлдашларыгыз булсын. Сау-сәламәт булыгыз, хәсрәт-борчулар күрми сөенеп яшәгез!
Муса Исхаков, Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы:
–Хатын-кызларыбыз – йортыбызның, авылыбызның, туган җиребезнең тоткасы. Алар янәшәбездә булганда тормышыбыз ипле, җайлы, тәртипле. Гүзәл затларыбызның уңганлыгына, булдыклылыгына исең китәрлек. Алар йорт-җирдәге мең дә бер төрле эш-мәшәкатьне үз җилкәләренә алалар, гаилә учагын саклыйлар, балаларыбызга әйбәт тәрбия бирәләр. Шуның өстенә алар районыбызның төрле тармакларында хезмәт куялар. Хатын-кызларыбыз – менә дигән медицина хезмәткәрләре, укытучылар, эшмәкәрләр, җитәкчеләр. Без җирлектә нинди генә эш башласак та, һәрчак гүзәл затларыбызга таянабыз. Безнең хакта кайгыртып яшәүләре, тормышыбызга ямь өстәүләре, безне яңа эшләргә рухландырулары өчен рәхмәт аларга. Без, ир-атлар, башкарган хезмәтләребез, ирешкән уңышларыбыз белән күбесенчә аларга бурычлы. Җирлегебезнең, районыбызның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләп, бәхет, сәламәтлек телим. Һәр көн сезгә сөенечләр генә алып килсен, янәшәгездә ышанычлы терәк-таянычыгыз, кайгыртучан гомер юлдашыгыз булсын!
Михаил Елифанов, Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы:
–Тирән хөрмәт белән чын күңелемнән авылыбызның акыллы да, хезмәт сөючән һәм түземле дә, сөйкемле һәм чибәр дә хатын-кызларын язның кояшлы матур бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм. Кадерле әби һәм әниләребез, сөекле тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз! Тормышыгызның һәр көне кабатланмас матур, мәгънәле булсын, күңелегезгә рәхәт эш-мәшәкатьләр белән тулып торсын. Тынычлыкта гомер итүегезне, гаиләгезгә, якыннарыгызга, туган җиребезгә кирәклегегезне тоеп яшәгез! Бәхетле булыгыз, сөйкемле хатын-кызлар!
Илсур Зарипов, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы:
–Хатын-кызлар көненең яз башында бәйрәм ителүе очраклы түгелдер. Хатын-кыз бит кешегә гомер бирә, дөньяны –матурлык, ә өйләребезне җылылык һәм ямь белән өретә. Авыл хуҗалыгында, мәгариф, сәламәтлек саклауда, районыбызның башка тармакларында алар зур осталык, җаваплылык, төгәллек таләп иткән эшләрне башкаралар. Шул ук вакытта гаилә турында кайгыртып, балаларыбызны тәрбияләп, без ир-атларга үз хезмәт вазыйфаларыбызны бар көчебезне һәм вакытыбызны биреп башкарырга мөмкинлек тудыралар. Хатын-кызлар – тормышыбызның терәге, илһам чыганагы, матурлык, гүзәллек символы. Янәшәбездә ягымлы һәм чибәр, нәфис гүзәл затларыбыз булганда безнең дөньябыз бөтен.
8 Март бәйрәме белән сезне, сөекле хатын-кызларыбыз! Иң күркәм теләкләр сезгә – гаиләләрегездә һәрчак иминлек хөкем сөрсен, якыннарыгыз гел кайгыртып торсын, балаларыгыз шатлык кына китерсен, сау-сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев