Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Бибай Чаллысы авылында төш вакытына hәркем референдумда тавыш биреп өлгерде

.

Әлки районының Бибай  Чаллысы авылында төш вакытына hәркем референдумда тавыш биреп өлгерде.                              Авыл җирендә халык сайлауларга иртук йөрергә кунеккән. Референдумда да шул ук хәл. Бибай Чаллысында яшәуче 94 кеше көндезге сәгать 11гә инде барысы да тавыш биреп өлгергән иде.         --Авылдашларның кәефе кутәренке,- ди 720нче Бибай Чаллысы участок сайлау комиссиясе рәисе Әмир Галиев.-Авылда тормыш рәхәт хәзер,шөкер,дип   торалар. Менә дигән яңа клубыбыз бар ,сайлау участогы да шунда урнашкан.Олы юлдан клубка кадәр асфальт юл керә.Бу җәйдә ике су башнясы да төзекләндерелде,су белән тәэмин иту дә яхшы хәзер.Авылда ферма ачылуга да халык бик сөенде.           Ә узара салым акчасын урам утларына,зират өчен кирәк-яраклар алуга, авыл юлларын  карап-чистартып торуга тотканнар. Киләсе елга узара салымны бер кешедән 600сум дип билгеләп,җыелган акчаны hаман да шул мәшәкатьләргә файдаланырга исәплиләр. Халыкның моңа мөнәсәбәтен референдум нәтиҗәләре курсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев