Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районының дүрт укучысы “Мәдәни көндәлек” республика проектында җиңде

“Мәдәни көндәлек” республика проектында районыбызның башлангыч сыйныфларда белем алучы дүрт укучысы җиңеп чыккан.

Болар – Чуаш Кичүе мәктәбеннән Зәринә Бәширова, Базарлы Матак мәктәбеннән Зилә Хафизова  һәм Софья Коновалова, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядән Ләйлә Галимова. Алар уку елы дәвамында мәдәни учреждениеләргә актив йөргәннәр, www. культурный дневник.рф. порталында блоглар алып барып, анда үз тәэсирләре, яңалыклары, идеяләре белән уртаклашканнар, шулай ук мәдәни көндәлекләрен матур, пөхтә итеп (аккуратно) алып барганнар. Ә “Иң мәдәни ата-ана” исеменә  Наталья Коновалова лаек булган. Үткән атнада җиңүчеләрне Казанда “Әкият” курчак театрында хөрмәтләделәр. Алар дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булдылар, әкият-спектакль карадылар. 

Әлеге проект республикада 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев