Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Форпост” командасы республикада дүртенче урынны яулап алды

20-21 октябрьдә Татарстан башкаласында «Форпост» яшьләр (студентлар) оешмалары үзәкләренең XX Республика Спартакиадасының финал этабы узды.

Конкурсның финалына 16 команда чыкты, шул исәптән безнең районның «Форпост» отряды да. Ул Чистай шәһәрендә узган зона этабында җиңү яулаган иде. . Ярышлар нәтиҗәләре буенча республика этабында әлкилеләр гомумкоманда зачетында дүртенче урынны яуладылар.

Егетләр һәм кызлар төрле сынауларда: пневматик винтовкадан ату, АК-47не җыю һәм сүтү, 100м һәм 3000 м дистанциягә йөгерү, турникта күтәрелү, граната ыргыту, 16 кг гер күтәрү һәм туристик каршылыклар полосасын узу буенча көч сынаштылар.

Район командасын ярышларга Алексеевск агрокөллиятенең филиалы Базарлы Матак мәктәбе отрядлары кураторлары Рамил Мөхәммәтшин һәм Сергей Платонов әзерләде.

Шәхси зачетта Ильяс Садыйков һәм Екатерина Жигулина егетләр һәм кызлар арасында 100 м дистанциягә йөгерү буенча икенче урыннар алдылар. Турникта күтәрелү буенча өченче урынга Салават Сәгаетдинов лаек булды.

Район командасы туристик каршылыклар полосасын узу буенча өченче урынны яулады, шулай ук актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.

- Егетләр һәм кызлар молодецлар, район данын лаеклы итеп якладылар, эре шәһәрләр белән беррәттән диярлек, – дип мактады команданы районның «Форпост» оешмасы җитәкчесе Ксения Волкова.

Команданы республикада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев