Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң күркәм хатын-кызларын бүген район үзәгендәге кафеда котладылар

.

 

Бүген “Йолдызлык” кафесында булган бәйрәм тантанасында хатын-кызлар адресына иң матур тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Бу кичәгә районның хезмәт коллективлары үзләренең иң уңган эшче- хезмәткәрләрен юлладылар. 
Иң башлап хөрмәтле ханым һәм туташларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады. Ул хатын-кызларны дөньяның иң күркәм затлары дип атады, һәркайсына бәхет, мәхәббәт теләде.
“Кызыл Шәрык” агрохолдингы инвесторы исеменнән гүзәл затларны бәйрәм белән “ВостокЗернопродукт” ЯАҖ “Көнбатыш Әлки” филиалы директоры Марс Сәгыйров тәбрикләде. Ул татар телендә чыгыш ясады, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы, безнең табыннарны тәмле икмәк, ит-сөт, башка ризыклар белән тәэмин итүче хатын-кызлар турында мактау сүзләре әйтте, җылы теләкләрен җиткерде. 
Тәбрикләүләр район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары белән аралашып барды. Ринас Шиһапов, Рифат Садыйков, Ленар Гыймаев, Алмаз Сафиуллин, Илнур Минһаҗев, “Сөмбелә” ансамбле башкаруындагы матур җырлар бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде. Людмила Емельшина чуаш телендә  башкарган әни турындагы җырны да көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
Күрше Спас районы мәдәният йорты ир-ат вокалчылары чыгышлары да бәйрәмнең бизәге булды.
Тантананы татар һәм рус телләрендә Гөлия Яруллина һәм Эльвира Зыятдинова алып бардылар. Алар төрле тармакларда хезмәт куючы хатын-кызларның район үсешенә нинди зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Биш һәм  күбрәк бала табып үстерүче, инвалид балалар тәрбияләүче, газизләрен аякка бастыру, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерү өчен бөтен көчләрен бирүче, сынауларны җиңүче аналарга аеруча зур игътибар бирелде.
Бәйрәмдә 128 хатын-кыз катнашты.

Фикерләр
Гөлүсә Хәйруллина, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече:
–Мондый тантанада мин беренче мәртәбә. Бәйрәм бик яхшы оештырылган. Гүзәл затлар адресына нинди матур көйләр яңгырады. Бу ел минем өчен бар яктан да бәхетле. Күптән түгел кияүгә чыктым, хәзер ирем Рамис белән бәби көтәбез. Хатын-кызлар бәйрәме – матурлык, бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге чагылышы. Һәр өйдә тынычлык, татулык хөкем сөрсен. 

Татьяна Советникова, мәгариф идарәсе белгече:
–Мине бу бәйрәмгә үзебезнең профсоюз оешмасы тәкъдим итте. Бик күңелле кичә. Спас районыннан килгән артистлар чыгышлары бигрәк тә ошады. Минем әни бит Болгар шәһәреннән. Балачакта без җәй буе дәү әни янында була идек. Ул яклар минем өчен бик кадерле. Бәйрәмне оештыручы һәркемгә рәхмәт, бу көн озак хәтеремнән җуелмас. 

Наталья Голубева, дәүләт салым инспекторы:
–Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм елдан-ел матуррак була бара. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәркемнең күңелен күтәрделәр, бәйрәм рухы тудырдылар. Тәмле, затлы ризыклар белән сыйлаган кафе хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәсе килә. Барлык ханым һәм туташларны 8 Март белән котлыйм, һәрбер күркәм эш-башлангычларында уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X