Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң өлкән кешесе Рабига әби Мусина вафат булды

Районның иң өлкән кешесе Рабига Мусина 15 июньдә мәңгелеккә күчте.

Түбән Әлкидә туып, шунда гомер кичергән Рабига әбигә 13 июньдә 101 яшь тулган иде. Әби 17 яшендә тракторга утырган, Бөек Ватан сугышы елларында  тракторчылар бригадиры булып хезмәт куйган. Тиктормас әби 70 яшенә кадәр колхоз эшенә чыккан. Озын гомерле булуының серен дә хезмәттә күрә иде ул. Рабига әби кешеләр белән гел яхшы мөгамәләдә булган, нинди хәлдә дә төшенкелеккә бирелмәгән, алга өмет-ышаныч белән караган. Ул улы Илдус, кызы Илсөяр тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәде. Урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев