Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Ирбис” футбол командасы балалар хосписына булыша

Апакта һәм Каракүлдә туып үскән, хәзер Казанда укучы һәм эшләүче егетләрнең “Ирбис” футбол командасы турында язганыбыз бар инде.

  Яшьләр “туп тибү” белән генә чикләнми, ә бергәләп игелекле эшләр башкаралар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Әлерәк кенә шушы команданы оештыручыларның берсе Зөфәр Вәлиәхмәтовтан тагын бер хәбәр алдык

–Ураза башланыр алдыннан социаль челтәрләрдә акция җәелдердек, Казандагы онкология белән авыручы балалар хосписына ярдәм итү ниятебезне аңлаттык. Бу мөрәҗәгатькә  бик күп җавап-тәкъдимнәр алдык. Якташларыбыз – апаклылар да кушылды, Татарстан артистлары да күтәреп алды башлангычыбызны. 21 апрельдә “Ирбис” артистлар командасы белән очрашып, хәйрия матчы үткәрде Уенда “Дом Рональда Макдоналда” (хәйрия фонды) директоры Юлия Маркова да катнашты, рәхмәт әйтеп чыгыш ясады. Артистлар командасы (Фәнил Вәкказов, Фәрит Низамиев, Раян Садриев һәм башкалар) Юлия Алексеевнага үзләре җыйган 15 мең сум акчаны бирделәр,–дип сөйләде якташыбыз.

Уен кызыклы булган – 1:7 исәбе белән артистлар җиңгән. Ә “Ирбис” егетләре җыелган барлык акчага (шул исәптән апаклылырдан кергән сәдакаларга) күп итеп уенчыклар, тәм-том алып, яман чирдән газап чигүче балаларга илтеп биргәннәр. Ураза аенда кылган сәдака гамәлләре кабул булсын.

Шуны да әйтеп үтик: Зөфәр Вәлиәхмәтов бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессында эшли, оештыру комитетында махсус проектлар белән шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев