Әлки районының Иске Матак мәктәбе укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар арасындагы кросста республика чемпионы булды
Иске Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вячеслав Юманов чаңгычылар ара¬сындагы кросста зур җиңү яулады.
Вячеслав – районыбызның иң оста чаңгычыларының берсе. Ул бу төр ярышларда күп тапкырлар район чемпионы һәм республика бәйгеләре призеры булды. 5 класстан бирле тренер Николай Ирдинкин җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчы егет бүген чаңгычыларның Татарстан җыелма командасына кандидат. Үткән атнада Алабуга шәһәрендә чаңгычылар арасында узган республика беренчелегендә Вячеслав 5 километрлы дистанциягә йөгерә. Үзенең яшь категориясендәге 55 катнашучы арасында ул беренче урын яулый һәм Татарстан чемпионы исеменә ия була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев