Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Карга авылы яшеллеккә күмелер

Һәрчак төзек, чиста-ямьле Каргада янә бер яңалык – авылны яшеллеккә күмү максаты белән биредә күпләп агачлар утыртылды.

Нарат, каен, миләш үсентеләрен авылга кергәндә юл буйларына, урамнарга, тыкрыкларга, бәрәңге, яшелчә бакчалары тирәләренә утыртканнар. Барысы 10 меңгә якын яшь үсенте файдаланылган.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев әйтүенчә, авылны яшелләндерү уй-ниятләре белән алар якташлары Фоат Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән булганнар. Фоат Вәлиев авылдашларының әлеге теләген күтәреп алган һәм яшелләндерү эшләре өчен 375 мең сум акча белән ярдәм иткән.

Базарлы Матак урманчылыгы хезмәткәрләре исә үз питомникларында үстерелгән яшь агачларны махсус техника ярдәмендә утыртып та куйганнар.

Авыл халкы бу эшне бик хуплый. Алар яшь нарат, каен, миләшләрне терлек- туардан, кош-корттан саклап, кирәк вакытта су сибеп үстерергә  ниятләп торалар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев