Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Әхмәт авылында булган көчле давылда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә

​​​​​​​16 август кичендә Әхмәт авылында көчле давыл булды.

  Ул бик күп йорт-хуҗалыкларга зыян салды.
Кичке сәгать алтылар тирәсендә авыл өстендә болытлар куера. Күк күкри, яшен яшьни, көчле җил куба, ишеп яңгыр ява башлый. “Бу гарасат үзе озакка да бармады. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә байтак “эш” майтарып ташлады. Авылда нинди дә булса зыян күрми калган хуҗалык сирәктер”,–дип уфтана әхмәтлеләр. 
Давыл күп җирдә коймаларны аударган, теплицаларны ватып ташлаган, телевизор антенналарын, электр баганаларын сындырган, түбә калайларын кубарып аткан. Очып барган калай-такталар бәрелептер, күрәсең, берничә өйнең һәм бинаның тәрәзәләре ватылган. Контора бинасы түбәсез калган, Фәнис Бакировның атлар фермасы түбәсенең күп өлеше каерып ташланган. Ленар һәм Лилия Хәйруллиннарның әле бу җәйдә генә өлгерткән яңа терлек абзары башындагы калайлар кубарылып, күрше урамга барып төшкән. Бер урында газ торбалары да кыйшайган. “Әле ярый көтү кереп, терлекләр кайтып өлгергән иде. Халык көтү каршыларга чыккан мәлдә мондый мәхшәр булса, нәтиҗәләре яманрак та булырга мөмкин иде. Бәхеткә кешеләр зыян күрмәде”,–ди авыл халкы.
Рәйсә Камалиева йорты аеруча зур зыян күргән. Ул әле берничә атна элек кенә өенең түбәсен яңартып, калай белән яптырган булган. Көчле җил ул калайларны кубарып кына калмаган, күбесен бөтереп-бөгәрләп ташлаган. Алай гына да түгел, өй кыегының кирпечләре дә ватылып, ишелеп беткән. 
Табигать казасыннан зыян күргән авыл халкы проблемалары белән ялгызы калмый, билгеле.
–Шул ук кичне Тәлгать Сафин җитәкчелегендәге электрчылар бригадасы авылга килеп, электр челтәренә китерелгән зыянны бәяләде һәм ремонтка кереште. Төнге сәгать 2гә төзекләндерү эшләре тулысынча башкарылып, авылдагы барлык объектларга электр уты бирелде,–ди Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова.

 

ФОТОЛАРНЫ карарга


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев