Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының «Хузангай» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде

Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖ игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.

Хуҗалык урып-җыюга 21 июльдә кереште. 12468 га мәйданнан алар 49353 тонна ашлык алдылар. Хуҗалыкта уңдырышлылык 40,6 ц/га тәшкил итә. Кырда Акрос, Нью-Холланд, Торум, Тукано классындагы 32 югары җитештерүчән, куәтле комбайн эшләде.

Алодынгы комбайнчылар арасында:Анатолий Краснов - 2954 тонна, Григорий Зварич – 2655 тонна, Вячеслав Илюхин - 2377 тонна, Сергей Ермолаев - 2285 тонна, Сергей Ферапонтов - 1234 тонна, Анатолий Крылов - 1239 тонна, Константин Родионов - 726 тонна, Артем Николаев - 1934 тонна, Алексей Краснов - 1040 тонна,Юрий Волостнов - 926 тонна, Сергей Калмыков - 1972 тонна һәм Валентин Калмыков - 1436 тонна.

Җыелган уңыш 21 КамАЗда “Хузангай” элеваторына ташыла. Киптерү җайланмалары, дымлылык әйбәт булганда, тәүлек эчендә 2500 тонна ашлык үткәрергә сәләтле.

Бүген хуҗалык комбайнчылары Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖ бүлекчәсе кырларында эшлиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Әлки районында бүген 29,4 мең га мәйданда 100,1 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 34,1 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев