Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә җиде төрле ярма ясыйлар

“Хузангай” тамгасы төшерелгән ярмалар кибет киштәләрендә озак ятмый. Алар экологик яктан бик чиста булган Әлки җирендә үстерелгән бит.

 Ярмаларны капларга тутыру цехында продук­цияне күмәртәләп сатып алучылар өчен күргәзмә ясалган. Монда арпа, бо­дай, бөтен һәм ярдыры­лган борчак, карабодай, тары ярмалары куелган. Күренеп тора, бик сый­фатлы ярмалар.

Бу цехта эшләүче кызлар да хезмәтләрен җиренә җиткереп баш­каралар. Татар Борна­еннан Гүзәл Нуруллина, Фәния Әхмәтшина ка­рабодай ярмасы ясый. Ә икенче якта авылдашла­ры Гүзәл Гәрәева һәм Гөлсинә Мингалиева арпа, борчак ярмалары җитештерәләр. Үзләре үк әзер продукцияне капчыкларга тутырып, тегеп тә куялар. Карабо­дайны сменага 500 кило­грамм ясасалар, перлов­ка, борчак кебекләрен 4 тонна җитештерәләр икән.

Әзер продукцияне махсус аппаратта берәр килограммлы итеп па­кетларга Вера Советни­кова һәм Оксана Казан­кова тутырып торалар. Янәшәдә биек итеп шул ярмалар тутырылган әрҗәләр өелгән.

Биредә күптән түгел Татарстан Премьер- министры урынбаса­ры Васил Шәйхразиев та булып киткән иде. Ул кызларның бик тә кирәкле эш башкару­ларын әйтте, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Фоторепортаж

 

 

Реклама хокукында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев