Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Мактаулы гражданы Әнвәр Залаковка Казанда мемориаль такта ачылды

Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнвәр Залаковка Казанда мемориаль такта ачылды.

Бронза барельеф Әнвәр Залаков 19 ел генераль директор булып эшләгән “Татмелиорация” бинасы фасадына урнаштырылды. Әлеге тантаналы чара мелиораторларның профессиональ бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Әнвәр Залаковның хезмәт биографиясе Әлки белән тыгыз бәйләнгән. 1971-1991 елларда ул районыбызда “Татмелиоводстрой” Юхмачы ПМК-8 тресты җитәкчесе, район “Татагрохимберләшмәсе” рәисе булып эшләде, әлеге предприятиеләрне республикада алдынгылар сафына чыгарды. Аның җитәкчелегендә барлык коммуналь инфраструктурасы белән эшчеләр бистәсе төзелде. Игелекле эшләре өчен рәхмәт йөзеннән Базарлы Матактагы бер урамга Әнвәр Залаков исеме бирелде. Ул районыбызның Мактаулы гражданы да.

Мемориаль такта ачу тантанасында “Мелиорация” Әлки ПМК ААҖ җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев