Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылы күренешләрен дөньяның төрле илләреннән килгән рәссамнар картинага төшерде. ФОТО

 29 августта Иске Үргәгар авылы рәссамнарның иҗат мәйданчыгына әверелде.

 

  Төрле илләрдән профессиональ иҗатчылар һәм сынлы сәнгать серләрен үзләштерүче үзебезнең малайлар-кызлар авыл күренешләрен рәсемгә төшерделәр.

 

Шул тиклем рәссамнар Үргәгаргә ничек килеп чык­каннар, дисезме? Бу хакта безгә делегациянең җитәкчесе Екатерина Манько сөйләде.

–24 августтан 2 сентябрьгә кадәр республикабызда “Гүзәл Татарстан” дип аталган бе­ренче Халыкара рәссамнар симпозиумы эшли, –ди ул. –Татарстан бит икътисад­та, спортта, туризмда, IТ- технологияләрдә Россиядә лидерлар рәтендә. Инде менә без беренче мәртәбә сынлы сәнгать өлкәсендә дә халыка­ра мәдәни хезмәттәшлекне җәелдереп җибәрдек. Сим­позиумга дөньяның биш иленнән 15 рәссам килде. Без алар белән Казанда, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья ми­расы объектлары Болгарда, Свияжск утрау-шәһәрчегендә экскурсияләрдә булдык.

Екатерина Манько, әле яшь кенә булса да, исеме танылган талантлы рәссам. Ул Россия Рәссамнар берлегенең Татарс­тандагы яшьләр секциясе белән җитәкчелек итә. Илебезнең бик күп шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре оештырылган. Бу искиткеч сөйкемле һәм ягымлы, аралашучан кыз Та­тарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзасы да икән. Алар анда райондашыбыз Олег Нико­шин белән бергә эшлиләр. Олегның чакыруы буенча Яшьләр хөкүмәте әгъзалары быел яз районыбызда булган­нар, мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашулар үткәргәннәр иде.

–Монда безне бик яхшы каршы алдылар. Әлкилеләрнең кунакчыллыгына, ихласлыгы­на исебез китте. Симпозиумга килгән рәссамнарның Татарс­тан белән, биредәге авыллар, татарларның милли колори­ты белән якыннан танышыр­га теләвен истә тотып, без аларны сезнең районга алып килергә уйладык. Бу юлы да делегациябезне кочак җәеп каршыладылар, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыр­дылар. Әлки халкына без бик рәхмәтле,–дип тәэсирләрен уртаклашты Екатерина Мань­ко.

Безгә килгән 13 рәссамның һәммәсе профессионаллар һәм үз илләрендә иң яхшы­лардан. Алар Черногория, Латвия, Литва, Казахстан дәүләтләреннән һәм Фин­ляндия, Израиль рәссамнар берлекләре вәкилләре. Берничәсе Мәскәү, Санкт-Пе­тербург шәһәрләреннән.

Рәссамнар районыбыздагы иң “өлкән” мәчетне күрсәтүне сораганнар. Һәм аларны 100 елдан артык тарихы бул­ган Үргәгар мәчетенә алып килделәр. Кунакларны район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова оза­тып йөрде.

Сәнгать осталарын мон­да мольбертлар каршында утыручы балалар көтә иде инде. Болар – балалар иҗат йортының Гөлфия Билало­ва җитәкчелегендәге рәсем берләшмәсенә йөрүче укучы­лар.

Танышып-сөйләшеп алгач, һәммәсе эшкә кереште. Рәссамнар, төрле тарафлар­га урнашып, кайсы мәчетне, кайсы яшел чирәмле авыл урамын, кайсы капка төбендә трактор торган йорт һәм ты­крыкны карандаш, пумала­лар белән сурәткә төшерә дә башлады. Беруңайдан бала­лар белән мастер-класс та үткәрделәр – рәсемне җанлы һәм дөрес итеп ясау серләре белән уртаклаштылар.

Талантлы шәхесләр гади, ихлас та була бит – кайсы янына килсәк тә, рәссамнар ачылып китеп сөйләштеләр, тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.

–Минем әле татар авылын­да беренче булуым. Биредәге бөтен нәрсә кызыклы, ма­выктыргыч безнең өчен. Та­тарстандагы авылларның төзеклегенә, муллыгына сокланмый мөмкин түгел. Россиянең күп кенә бүтән төбәкләрендә бит салалар бик начар хәлдә. Ә биредә йортлар зур, матур, яшеллек, чәчәкләр күп, урамнар чиста,–ди Петер­бургта һәм Финляндиядә иҗат итүче Ольга Копеина.

Үргәгарнең мәчет урамы аерым да ямьле шул – ул ир­кен болынга тоташа, уртасын­нан асфальт юл үтә. Һәр авы­лга табигый газ кергәнгә дә гаҗәпләнде кунаклар.

–Мин Кырым татарларын гына белә идем. Татарстанда халык бик ачык, кунакчыл, мул тормышта яши икән. Респу­блика безгә бик ошады,–дип фикерләрен җиткерде Черно­гория рәссаме Бэлис Поятич.

Берничә сәгатькә су­зылган иҗат “дәресе” ба­рышында профессиональ һәм яшь рәссамнар алдын­дагы ак кәгазь битләрендә Үргәгар авылының күркәм күренешләре пәйда булды. Кунаклар, балалар рәсемнәре белән танышып, аларга әйбәт бәя бирделәр. Педагог Гөлфия Билаловадан: “Сездә сәнгать мәктәбеме әллә?”– дип тә сорадылар. “Юк, ба­лалар иҗат йортындагы түгәрәктә шөгыльләнәбез”,– дигәч, гаҗәпләнеп тә куй­дылар, “Балаларның осталык дәрәҗәсе гаять юга­ры”,–диделәр.

Алинә Сәгыйтова һәм Мак­сим Яковлевның рәсемнәрен иҗат әһелләре аеруча ошат­ты. Аларның эшләрен мактап, истәлекле бүләкләр дә тап­шырдылар.

“Гүзәл Татарстан” сим­позиумында катнашкан рәссамнарның республикабы­зда ясаган картиналарыннан озакламый Казанда күргәзмә оештырылачак икән. Анда кәгазьгә, киндергә күчерелгән районыбыз күренешләре дә булачак. Гөлфия Билалова шәкертләре белән бергә әлеге күргәзмәне тамаша кылырга ниятләп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев