Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Мулла авылы кызлары Төркия сабантуенда халыкны татар ризыклары белән сыйлады

​​​​​​​13 июльдә Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар Сабантуй үткәргәннәр.

 Шул бәйрәмдә безнең  районның Татар Мулла авылында туып үскән апалы-сеңелле Халидә Әхмәтова һәм Гөлсинә Мурадимова халыкны тәмле татар ризыклары белән сыйлап таң калдырганнар.

Халидә Галләм кызы икенче ел инде Анталиядә яши. Ул гомере буе Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләде, сабыйларга ислам әхлагы бирү өчен тырышып эшләде. Халидәнең әлеге темага язган  методик эшләнмәләре китаплар булып басылды.  Нәниләрне кечкенәдән ислам кушканча тәрбияләү турында уйлаучы-кайгыртучылар арасында популяр булды. Аның эш тәҗрибәсен өйрәнеп үзләрендә кулланучылар да аз түгел.

Хәзер Халидә улы гаиләсе белән Төркиядә яши. Кайчандыр аңарда тәрбия алган, хәзер инде үсеп җиткән элекке “сабыйлары”, бу илдә булырга туры килсә, апалары янына керми калмыйлар.

Сеңелесе Гөлсинә дә икенче тапкыр барды апасы янына. Ул Базарлы Матакта гомер итә.  Гөлсинә пешергән камыр ризыкларга сорау зур: туй-мәҗлесләргә тәмле бәлешләрне телең йотарлык итеп әзерли ул. Татар ризыклары да, руслар яраткан-теләгәнне дә күңелен биреп, бар осталыгын эшкә җигеп пешерә Гөлсинә.

Анталиядә сабантуй буласын белгәч, апа-сеңел зур әзерлек башлыйлар. Халидә Түбән Камадагы коллегасы ярдәмендә татар халык чигешләре төшерелгән тастымаллар китертә. Сеңелесе кунакка килү дә бик вакытлы килеп чыга: икәүләп берсеннән-берсе тәмле бәлешләр, гөбәдия өчпочмак, пәрәмәч пешерәләр. Халидә – чәк-чәк остасы, аныкыдай эреп китә торганны ашаганым юк иде әле минем.  Ул 10 килаграмм чәк-чәк пешерә. Өем-өем кыстыбый ясыйлар туганнар.

Һәм тырышлыклары юкка булып чыкмый. Татар халкының халык ашлары куелган зур өстәл яныннан кеше бетми.

– Бик яраттылар! Киләләр дә, өзгәләнеп, сатып алырга сорыйлар, бер пирогка 1000 сум түләргә әзерләр. Без сатмыйбыз, бушка сыйлыйбыз дигәч, шаккаттылар. Апаның чәк-чәге шундый тәмле дә, матур да иде, аңа хәтта ресторан директорлары заказ бирде! Исең китәр, әйеме? Безнең татар ашларын  бөтен җирдә күркәм каршылыйлар,– ди Гөлсинә.

Халидә белән Гөлсинәнең камыр ризыклары шулкадәр ошый сабантуйга килүчеләргә, аларга: “Татар халык ашлары кафесы ачыгыз әле,” тәкъдим ясыйлар.

– Киләсе елга тагын күп итеп тәмле әйберләр пешереп килүебезне сорадылар. Барысы да кунакка чакыра, фотога, видеога төшерәләр. Берничә теле-радиоканал интервью алды үзебеөдән, – дип сөйли Гөлсинә.

Менә шулай итеп, безнең Мулла авылы кызлары Төркия сабантуена үз бүләкләрен өсти алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев