Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Биктимер авылында кайчан интернет булыр? –“Таттелеком” вәкиле Ринат Зарипов җавап бир

.

“Безнең Түбән Биктимер авылында интернет юк. Авылыбыз район үзәгенә терәлеп диярлек тора. Дүрт балабызның балалары еш кына каладан кунакка кайталар. Бик тә интернет булмаудан аптырыйлар. Үзебез дә интернет килсә өйгә кабельле телевидение кертергә дип хыялланабыз. Бу кайчан чынга ашар икән?

Равил Ибраһимов,

Түбән Биктимер авылы.”

 

Редакциягә мөрәҗәгать иткән газета укучыбызның соравын без “Таттелеком”ның Чистай зона электр элемтәсе узелы Әлки цехы начальнигы Ринат Зариповка җиткердек. Ул түбәндәге аңлатманы бирде:

–Әлегә кадәр без районда халкы 250 кешедән күбрәк булган авылларга җепселле оптик кабельләр суздык. Бу федераль программа нигезендә башкарылды. Районда әлеге программага эләккән барлык авылларда да кабельле интернет бар. Ул авылларда кабельле телевидение кертү мөмкинлеге дә булдырылды. Ә менә Түбән Биктимер программага эләкмәде. Анда 109 кеше генә яши.

Хәзерге вакытта халык саны 100 һәм аннан күбрәк булган авылларга җепселле оптик кабельләр сузу буенча федераль программа әзерләнә дип әйттеләр. Ул программа эшләп киткәч, Түбән Биктимер да интернетлы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев