Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының туган як тарихы музеенда Советлар Союзы Герое Гордей Филипповның тууына 115 ел тулуны билгеләп үттеләр. Фото

Гордей Филиппов 1904 елның 1 гыйнварында Катюшино авылында туган.

Приход мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлап, 10 яшеннән батраклыкта хезмәт иткән (батрачил). Читкә китеп, торф чыгаруда эшләгән (на торфяных разработках). Бөек Ватан сугышы башлангач туган авылына кайткан һәм 1942 елда фронтка алынган. Якташыбыз Сталинград, Ростов-на-Дону, Таганрог, Донецк, Днепропетровск шәһәрләре  өчен барган каты сугышларда катнашкан, яраланган. Танкларга каршы артиллерия полкы составында Белоруссияне, Латвияне, Польшаны азат итешкән. Сугышның соңгы этабында Берлинны штурмлаганда зур батырлык күрсәтеп, Герой исеменә лаек булган.

 

Геройны искә алу чарасында Чуаш Борнае, Базарлы Матак урта мәктәпләре укучылары катнашты. Борнайлылар Гордей Филиппов турында әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады. Укучылар герой якташларыбызга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аннан соң алар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган залда экскурсия үткәрелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев