Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь бадминтончылары республика бәйгесендә җиңү яулады  

Яшь спортчыларыбыз “Татарстанның бадминтон өметләре 2020” бәйгесендә җиңүләр яулап кайттылар.

 

Турнир 21-22 ноябрьдә Казанда Бадминтон үзәгендә булды.  Безнең районнан анда 2010 елгы һәм яшьрәк алты бала катнашты. Ярышларның беренче көнендә Екатерина Леонтьевага тиңнәр булмады, яшь бадминтончы ялгыз разрядта җиңү яулады. Икенче көнне парлы һәм катнаш разрядларда көч сынаштылар.  Монда да безнекеләр иң яхшылар рәтендә: Катя  парлы разрядта – алтын, катнаш разрядта көмеш призер булды. Кәрим Нургалиев катнаш разрядта икенче урын алды.

Тренер Максим Муштаков бу балаларны ярышларга дүрт яшьтән әзерләгән, һәм менә алар республика турнирында үз яшь категорияләрендә уңышка иреште. Моңа кадәр малайларга һәм кызларга үзләреннән олырак спортчылар белән ярышырга туры килгән. Бу аларны чыныктырган гына.

  • Балаларның барысы да бик әйбәт чыгыш ясады, матур уйнады. Калган уенчыларга ярыш призеры булыр өчен берәр генә җиңү җитмәде, – ди тренер Максим Муштаков.

Ралина Әхмәтова исә турнирда катнаша алмаган, ул хәзер Орел шәһәрендә Татарстан җыелма командасы составында бадминтон буенча Россия беренчелегенә әзерләнә икән.

Яшь бадминтончыларыбызга ярышларның  19-20 декабрьдә узачак икенче этабында да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев