Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Колчурино авылында яшәүче 32 яшьлек Наталья Исаева бишенче баласын тапты

Үткән атнада яңа туган сабыйлар хисабына районыбызда халык саны ике кешегә артты.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга аваз салды. Малай кеше гаиләдә беренче бала булып туган. Ә Югары Колчуринода яшәүче Наталья Исаева бишенче баласын – кызын дөньяга китергән. Кызчыкны өйдә ике абыйсы һәм ике апасы көтә. Петр һәм Наталья Исаевларны авылда тырыш, эшчән гаилә буларак ихтирам итәләр. Петр мәктәптә кочегар, Наталья балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе  булып эшли. Яшьләр программасы буенча яңа зур өй салып чыкканнар. Ишле гаиләдә  балалар да хезмәт сөючән, ярдәмчел булып үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев