Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлморза авылында яңа фельдшер-акушерлык тпункты ачылды

Бүген Югары Әлморза авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аның бинасын Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Строитель и К” оешмасы осталары төзеп куйды.

Тантанага җыелган авыл халкын бу сөнечле вкыйга белән район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов тәбрикләде. Ә Рәхимулла Гатыйпов Югары Әлморзада яшәүчеләр исеменнән район һәм республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илсөяр Туктарева әйтүенчә, пункт 303 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул биредә 20 ел эшли инде, озак еллар авылдашларына медицина хезмәте күрсәткән әнисе Рузалияне алмаштырган булган. “Билгеле, яңа бинадагы шартларны моңарчы булганнары белән чагыштырырлык түгел. Авылдашларның сәламәтлеген ныгыту өчен мөмкинлекләр күпкә артты”,–дип сөенә Илсөяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев