Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Юхмачы авылында төзелгән чиркәү изгеләндерелде. ФОТО

18 декабрьдә районыбыз христианнары өчен  мөһим һәм истәлекле вакыйга булды – Юхмачы авылындагы яңа чиркәү изгеләндерелде.

 

Әлеге Успения храмы прихожаннар һәм меценатлар средстволарына биш ел дәвамында төзелде. Быел анда иконостас ясалды.

Храмны изгеләндерү тантанасына бик күп халык җыелган иде. Гыйбадәт белән  Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен җитәкчелек итте. Ул чиркәүне изгеләндерде һәм җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады. Христианнарны бу истәлекле вакыйга һәм бәйрәмнәр белән Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова тәбрикләделәр, епископ Парменга храмны изгеләндергән өчен рәхмәт әйттеләр.

Аннан соң епископ өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булды, биредә тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә корды, аларга стена календарьлары бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев