Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:социаль яклауга мохтаҗ балаларны район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев котладылар. ФОТО

Яңа ел бәйрәмен һәркем яратса да, аңа иң нык сөенүчеләр – балалар, билгеле.

Кыш бабайны, Кар кызын нәни чагыңда гына бөтен күңелең белән көтәсең, бары кечкенә кеше генә ел буе үзеңне әйбәт тотсаң, Кыш бабай бүләк бирәчәк, теләгеңне үтәячәк, дип ышанасың. Шуңа күрә олылар бу бәйрәмдә бер генә бала да бүләксез калмасын дип тырыша.

Район мәдәният йортында бүген күп  балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче һәм башка социаль яклауга мохтаҗ кызлар һәм малайлар өчен чыршы бәйрәме булды. Аңа йөздән артык бала чакырылган иде. Аллы-гөлле утлар янган Чыршы янында аларны Кар кызы каршы алды. Ә төрле әкият-мультфильм геройлары күңелләрен күреп, уеннар оештырдылар, чыршы тирәли әйләнеп, җырлаттылар, биеттеләр.

Балалар янына  олы кунаклар да килде: район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев берсе русча, берсе татар телендә кечкенә кунакларны котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, тормыш сынауларын җиңеп, уңышка ирешүләрен теләделәр.

Тәмле бүләкләр дә тараттылар кечкенәләргә, Аларны Хәйруллин Хәйрия фонды һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әзерләгән. Фойе түрендә ширбәт-күмәчләр куелган өстәл дә бар иде, тамагы ачкан һәркем сыйлана алды.

Район мәдәният йорты артистлары әзерләгән һәм оста итеп башкарган Чыршы бәйрәме нәни кунакларга күңелле ял, аралашу шатлыгы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев