Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки штангачылары җиңүләр яулый

Әлмәттә үткән пауэрлтфтинг буенча ачык кубок ярышларында безнең команда өченче урынны алды.

Ә бит бу ярышларда Татарстан шәһәрләреннән кала Башкортстан, Екатеринбург, Омск шәһәрләре, Удмурт Республикасы спортчылары да катнашты (барлыгы 196 кеше).

Күптән түгел Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры боерыгы белән Татарстанның пауэрлифтинг буенча II категория судьясы исеменә лаек булган Касыйм Зыятдинов җитәкчелегендә шөгыльләнгән спортчыларның шәхси нәтиҗәләре дә сокланырлык. Касыйм үзе һәм Рәшит Гарипов ветераннар арасында үз үлчәүләрендә беренче урынны яулаганнар. Яшьләр дә калышмый: Данил Макаров, Ольга Гнединкова шулай ук пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп медальләр алдылар. Унөч яшьлек Давид Пимурзин икенче урынга лаек. Безнең командага әлеге ярышларда катнашу өчен матди ярдәмне эшмәкәр Радик Гатауллин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев