Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки туган як тарихын өйрәнү музее районның истәлекле урыннары буйлап автобус экскурсияләре оештыра

С.М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее әлкилеләр өчен ике юнәлештә автобус экскурсияләре оештыра башлады.

Беренче юнәлеш “Космик биеклектән Чуаш АССРның халык шагыйре П.П.Хузангайга кадәр” дип атала. Ул С.Лисенков музее белән танышудан башлана. Аннан соң экскурсиядә катнашучылар автобуста Сихтермә-Хузангай авылына юл тоталар, анда чуаш халкының бөек улы Петр Хузангай музеенда булалар. Экскурсоводлар юлда очраган авылларның тарихы, танылган шәхесләребезнең тормышы һәм иҗаты белән дә таныштырып баралар.

Икенче экскурсия  фронтовик язучы Нәби Дәүли эзләре буенча үткәрелә. Ул шулай ук С.М.Лисенков музееннан старт ала. Аннан автобус язучының туган авылы Мәүләшәгә  юнәлә. Биредә Нәби Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты, шулай ук авыл тарихы турында сөйләнә. Бу маршрут Үргәгар авылын да үз эченә ала, аның данлыклы мәчете тарихы белән таныштыра.

Район үзәгендәге берничә учреждение коллективы әлеге экскурсияләрдә булганнар һәм бик канәгать калганнар. Күпләрнең бу музейларда беренче тапкыр гына булулары икән. Музейларның сихри дөньясы, экспонатлары, аеруча космос бүлмәсе кунакларда көчле тәэсир калдырган. Автобуста районыбызның бай тарихы белән танышып, гүзәл табигатенә сокланып бару да һәркемнең күңеленә хуш килгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев