Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ватерполчыларының зур җиңүләре

Су полосы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбызның спортчы кызлары икенче урынны яулап кайттылар.

Түбән Новгород шәһәрендә узган су полосы ярышларында Әлки кызлары Татарстан исеменнән чыгыш ясадылар. Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең кызлар, Россия беренчелегендә көмеш медальгә ия булган Түбән Новгород командасыннан гына калышып, икенче призлы урынны алдылар.

Су полосы буенча район командасының кыска гына вакыт эчендә шундый осталыкка ирешүе һәм югары дәрәҗәле ярышларда катнашуы - безнең тренерларның да зур хезмәте. "Ләйсән" йөзү бассейнында менә елдан артык инде су спорты буенча малайларга һәм кызларга тәҗрибәле тренер Александр Георгадзе һәм яшь белгеч Эльвира Шәйхетдинова күнекмәләр бирәләр. Ватерполчы кызлар һәм егетләрдән яңа җиңүләр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев