Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә исерек шоферлар белән көрәштә Telegram-канал файдаланыла

Районда “Әлкидә исерек шофер” (“Нетрезвый водитель Алькеево”) исемендә Telegram-канал эшли башлады.

Салмыш хәлдә автотранспорт белән идарә итү – җинаятькә тиң гамәл. ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар үткәреп, руль артына исерек көе утыручыларны ачыклыйлар. Тик юлда сәрхүшләрне алар гына “эләктереп” бетермәскә дә мөмкиннәр. Бу эштә полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү максатында Telegram-канал булдырылды. Әгәр сез юлда спиртлы эчемлекләр куллану билгеләре булган йөртүчеләргә юлыксагыз, шул каналга аноним рәвештә хәбәр итә аласыз. Бирегә килгән хәбәрләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырыла, ә алар исерек йөртүчеләргә карата тиешле чаралар күрәчәк. “Градуслы” килеш руль артына утырып, үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудырган бәндәләргә битараф калмыйк, юлда иминлек булдыруга үз өлешебезне кертик!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X