Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә кәгазь калдыгыннан акча эшлиләр

Район мәктәпләре уку елы башыннан бирле 41,5 тонна макулатура җыеп эшкәртүчеләргә тапшырганнар.

Моннан алар 150 мең сумга якын акча эшләгәннәр. Кәгазь тапшырган  акчага мәктәпләр спорт инвентаре, уку кабинетлары өчен кирәкле җиһазлар сатып алганнар.

Узган атнада укучылар 1800 килограмм макулатура тапшырган. Кәгазь калдыкларын ул атнада иң күп җыючылар – Нәби Дәүли исемендәге гимназия (515 килограмм), Базарлы Матак (435 кг), Әхмәт (158 кг), Хузангай (132 кг) мәктәпләре.

Уку елы башыннан уртача бер укучыга исәпләгәндә иң күп чималны Н.Дәүли исемендәге гимназия (32 кг), Иске Салман (30,1 кг), Әхмәт (27,6 кг) мәктәпләре тапшырганнар. Хәзерләүләр пункты кәгазьне килограммын  дүрт сумнан, картонны өч сумнан кабул итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев