Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә парклар, спорт һәм уен мәйданчыклары ябылды

Әшәке инфекция таралудан сакланып һәм Татарстан Хөкүмәтенең махсус карары нигезендә райондагы барлык парклар, балалар уен һәм спорт мәйданчыклары ябык дип игълан ителде.

Базарлы Матактагы ял, спорт, уен урыннарының барысы да ишекләрен япты. Җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин белдерүенчә, паркларга, уен һәм спорт мәйданчыкларына бу хакта мәгълүмат язылган элмә такталар беркетелгән.

Район үзәгендәге паркларның ишекләренә йозак салып булмый, чөнки өенә алар аша йөрүчеләр дә бар. Ә менә бирегә килеп ял оештырырга теләүчеләр булса, аларга карантин кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф салынырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев